news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Казан авиазаводын Татарстанның горурлыгы дип атады

Казан авиация заводы Татарстанның горурлыгы булып тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Чара Мәскәү Кремлендә узды.

Республика җитәкчесе республиканың сәнәгать уңышлары, шул исәптән КАМАЗ, Казан авиация заводы, вертолет заводы, «Хайер» кебек зур предприятиеләрнең эше турында сөйләде.

«Авиация заводы. Максат – ун Ту-214 иде. <...> Зур эш, аннары мин сезгә презентацияне бирермен», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты җавап итеп белдергәнчә, Казан авиация заводы – ул «Татарстанның горурлыгы».

news_right_1
news_right_2
news_bot