news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә дәгъва кылырга мөмкин

"Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмыйм", – диде Россия Федерациясе Президенты.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия шәһәрләре Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Бөекбритания журналисты Дэвид Миллерга биргән интервьюда Россия Президенты Владимир Путин җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС. 
 
"Мин Мәскәү генә түгел, гомумән, Россия турында сөйләр идем. Илнең башкаласы гына түгел, ә берничә шәһәре җәйге Олимпиаданы кабул итеп алырга әзер. Сочи бар, әлбәттә, ләкин әле Санкт-Петербург та бар, Казанның да Олимпиада уздыруы ихтимал. Әлегә бернинди дә тәгаен гариза белән чыгарга җыенмыйбыз, – дип әйткән Владимир Путин. – Шул ук вакытта Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмый".
 
Исегезгә төшерәбез, Казан 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, ә 2018 елның җәендә дөнья чемпионаты матчларын кабул итә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100