news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: “КАМАЗ” заманча дәрәҗәгә күтәрелә”

Россия Премьер–министры Чаллыдагы “Камминз Кама” уртак предприятиесендә яңа цехны ачты

(Чаллы, 17 ноябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Россия Премьер–министры Владимир Путин Чаллыда йөк автомобильләре өчен дизель двигательләре җыю буенча яңа цехны ачты. “Камминз Кама” Россия–Америка уртак предприятиесендә РФ Хөкүмәте Рәисе двигательләр җыю цехында символик “кызыл кнопка”га басты. Владимир Путинны РФ вице–премьеры Игорь Сечин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде.
“Камминз Кама” Россия–Америка уртак предприятиесе 2006 елда төзелә – партнерларның уртак предприятиедә катнашу өлеше 50 гә 50. Предприятиедә кече һәм урта йөк күтәрешле “КАМАЗ” йөк автомобильләре һәм “Нефаз” автобуслары өчен дизель двигательләре җитештерелә.
“Камминз Кама” уртак предприятиесенең җитештерү куәтләре “КАМАЗ” моторлары эшләп чыгарыла торган “КАМАЗ–Дизель” заводы цехы территориясендә урнашкан. Хәзерге вакытта уртак предприятиедә продукцияне локальләштерү дәрәҗәсе 34 процент тәшкил итә – “КАМАЗ–Металлургия” заводында цилиндр блоклары, терсәкле валлар, маховиклар җитештерелә. Коелмалар “Камминз Кама” уртак предприятиесендә санлы программа белән идарә ителешле заманча станокларда эшкәртелә. Предприятие Халыкара стандартлар буенча сертификатлаштыруның катлаулы процессын узган.
Уртак предприятиенең 2010 елга җитештерү планы 7 мең мотор тәшкил итә. План буенча 2011 елга производствога инвестицияләр тәмамлангач, производствоны локальләштерү 65 процентка җитәчәк. 2015 елда уртак предприятие ел саен 25 меңгә кадәр мотор чыгарачак. Эшчеләр саны хәзер 130 булса, киләчәктә 400 гә кадәр җитәчәк. Проектның гомуми бәясе - 2,7 миллиард сум.
Соңгы вакытта заводта двигательләрне тулысынча җыймыйлар иде – Чаллыда җитештерелгән кайбер детальләрне “Cummins” компаниясенең башка предприятиеләренә җибәрергә туры килде. Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин двигательләр җыя торган яңа цехны эшләтеп җибәрде.
Владимир Путин яңа цехны, шулай ук уртак предприятиенең җитештерү куәтен карады. Премьер-министр конвейерны эшләтеп җибәрү төймәсенә басканчы завод эшчеләре белән аралашты. “Кризис белән бәйле кыенлыкларга карамастан, эшнең башлануы яхшы күренеш, - диде Владимир Путин. – Бу бик мөһим, чөнки двигатель – автомобильнең йөрәге”.
“Яңа производство ачылу белән локальләшү өлеше арта, ә бу заводның яхшы заманча дәрәҗәгә чыгуын аңлата”, - дип өстәде Премьер-министр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100