news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2015" раллиенда җиңү белән котлады

Бүген спортчылар Россиягә әйләнеп кайта

(Чаллы, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2015" раллиенда җиңү белән котлады.

Котлауда, аерым алганда, болай диелә:

"Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне "Дакар-2015" авторалли-рейдында җиңүегез белән котлыйм. Быелгы марафонда да  югары профессиональлек, чемпионнар холкы һәм команда бердәмлеген күрсәттәгез, илебезнең "КАМАЗ" маркалы автмобильләренең гаҗәеп мөмкинлекләрен эштә расладыгыз һәм мактау пьедесталын тулысынча биләдегез. Әфәрин! Сезгә яңа спорт казанышлары һәм иң изге теләкләрне телим".

Искәртеп узабыз: Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" халыкара раллиенда 13нче тапкыр чемпион булды. Танылган спортчылар бүген Россиягә әйләнеп кайта.  

news_right_1
news_right_2
news_bot