news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин «КамАЗ-мастер» командасы белән очраша

Россия Президенты белән очрашу Кремльдә була.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстанның «КамАЗ-мастер» командасы белән очраша, дип хәбәр итә дәүләт башлыгының рәсми сайты.

Владимир Путин, «КамАЗ-мастер» вәкилләреннән тыш, «Ефәк юлы» раллиен оештыручыларны да кабул итә.

Татарстанлылар белән очрашу дәүләт башлыгы уздырасы Куркынычсызлык советы утырышыннан соң була. Киңәшмәдә исә төбәкләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләсе төп тема итеп алына. Төп доклад белән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгыш ясый.

Шул ук көнне Кремльдә Президент 30дан артык россиялегә дәүләт бүләкләре тапшыра. Владимир Путин кулларыннан орденнар һәм медальләрне фәндә, мәдәнияттә, мәгарифтә, медицинада, шулай ук җитештерү эшчәнлегендә күренекле казанышлары белән лаек булганнар кабул итеп алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot