news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин “КАМАЗ”да эшләүчеләргә “турыдан–туры элемтәдә” катнашачакларын вәгъдә итте

Премьер–министр белән “турыдан–туры элемтә”нең төшерү төркемнәреннән берсе 26 ноябрьдә Чаллы автогиганты цехларында урнашачак

(Казан, 18 ноябрь, “Татар–информ”). 26 ноябрьдә “турыдан–туры элемтә” барышында гражданнарның Россия Премьер–министры Владимир Путин белән турыдан–туры элемтәсен тәэмин итүче төшерү төркемнәренең берсе “КАМАЗ” ААҖ цехларында урнашачак. Кичә предприятиегә визиты барышында В.Путин заводта эшләүчеләргә әнә шулай дип вәгъдә итте.
“Без сезнең белән сөйләшәчәкбез әле, мин Россия гражданнары белән традицион “турыдан–туры элемтә” үткәрәчәкмен. Мин сезгә төшерү төркеме һичшиксез килүен үтенәчәкмен, – дип мөрәҗәгать итте Премьер–министр заводта эшләүчеләргә “Камминз–Кама” уртак предприятиесе цехында узган әңгәмә барышында. – Безне алда киңәшмәләр көтә, барысын да сөйләп бетереп булмый. Сезгә төшерү төркеме килгәч, проблемалар хакында җентекләп фикер алышачакбыз”.







news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100