news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин «Кадрлар» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеген аңлатты

Россиядә «Кадрлар» яңа илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында шулай дип белдерде.

«Россиядә яшь буын үсеп килә. 2030 елда илдә 20-24 яшьлек – 8,3 миллион, ә 2035 елда инде 9,7 миллион граждан булачак. Безгә әлеге яшьләрнең, бүгенге үсмерләрнең үз эшенең осталары, 21 гасыр икътисадында көч куярга әзер булулары мөһим. «Кадрлар» яңа илкүләм проектын шуңа юнәлдерәчәкбез», - диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, квалификацияле кадрларга кытлык һәм кайбер юнәлешләрдә үзебезнең алдынгы технологияләр булмау икътисади үсеш һәм тулаем алганда ил үсешенең акрынаюына китерергә мөмкин.

«Биредә алга карап эшләргә кирәк. Мәктәптән алып югары уку йортларына кадәр белем бирүнең барлык дәрәҗәләре арасындагы бәйләнешләрне ныгыту зарур. Алар бердәм логикада, гомуми нәтиҗәгә эшләргә тиеш. Әлбәттә, биредә булачак эш бирүчеләрнең катнашуы мөһим», - дип искәртте РФ Президенты.

Путин билгеләп үткәнчә, быелгы уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә һөнәри ориентация үткәрелә, анда мәктәп укучылары алтынчы сыйныфтан башлап төрле белгечлекләр белән таныша ала. Ул шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләренә җитештерү белән танышу өчен мәктәп укучыларын чакырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100