news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бирергә тәкъдим итте

Түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен, ипотека каникуллары кертү кирәк, диде Владимир Путин.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул бүген Федераль Җыенга юлламасында сөйләде.
 
Әлеге сумманы өченче һәм аннан да күбрәк бала туган очракта компенсациялиләр. Россия Президенты федераль бюджетны яңадан карарга һәм дәүләт ярдәмен быелның 1 гыйнварыннан санарга йөкләмә бирде. 
 
Ана капиталын да кушып санаганда, гаиләләргә торак сатып алу өчен бу яхшы ук ярдәм булачак дип бәяләде Президент. 
 
Хәзерге вакытта гаиләдә икенче һәм аннан да күбрәк балалар туган очракта, ипотека ташлама белән бирелә. Хәзер ул 6 процент тәшкил итә һәм 3-5 елга исәпләнә. "Әмма бу мөмкинлектән берничә мең гаилә генә файдаланган. Димәк, нәрсәдер туры килеп бетми. Ташламаны ипотеканың тулы периоды өчен тәкъдим итәргә кирәк", - диде Владимир Путин. 
 
Керемнәре кимү сәбәпле, түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен ипотека каникуллары кертү  кирәк, диде Владимир Путин. Моның өчен ул законнарны яңадан карарга кирәклеген белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot