news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Көч ведомстволары башлыкларын Федерация Советы белән билгеләргә кирәк

Федерация Советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча билгеләү принцибы төбәк прокурорларына карата да кулланылырга мөмкин, диде Россия Президенты.

Владимир Путин: Көч ведомстволары башлыкларын Федерация Советы белән билгеләргә кирәк
kremlin.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Президент Көч ведомстволары җитәкчеләрен Федерация Советы белән килешеп, билгеләргә тиеш. Мондый тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында ясады.

«Президент Федерация Советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча барлык көч ведомстволары җитәкчеләрен билгеләргә мөмкин. Мондый алым көч, хокук саклау органнары эшен үтә күренмәле һәм күпчелек дәрәҗәдә җәмгыятькә хисап тота алырлык итеп ясый дип саныйм. Федерация советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча билгеләү принцибы төбәк прокурорларына карата да кулланылырга мөмкин», — диде дәүләт башлыгы.

Бүген прокурорлар төбәк Законнар чыгару җыены белән килешеп билгеләнә. Гамәлдә бу җирле хакимият алдында формаль булмаган йөкләмәләргә һәм объективлыкны һәм гаделсезлекне югалтуга китерергә мөмкин, диде Путин.

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100