news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Истанбулда теракт булу сәбәпле Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Истанбул үзәк районнарының берсендә Reina төнге клубына кораллы һөҗүмнән соң 39 кеше һәлак булган, 69ы җәрәхәтләр алган.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Истанбулда террор  акты нәтиҗәсендә кешеләр үлү сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә "Интерфакс".

"Яңа ел бәйрәме барышында тыныч халыкны үтерүдән дә әхлаксызрак җинаятьне күз алдына китерү кыен. Әмма террорчыларга кешелек әхлагы бөтенләй ят. Безнең төп бурыч – террористик агрессиягә катгый каршы тору", - дип билгеләп үткән кайгынамә телеграммасында Россия дәүләте башлыгы.

Россия Президенты Россия әлеге явызлык белән көрәштә Төркиянең ышанычлы хезмәттәше булды һәм шулай булачак та дип раслады, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча Истанбул үзәк районнарының берсендә Reina төнге клубына кораллы һөҗүмнән соң 39 кеше һәлак булган, 69ы җәрәхәтләр алган. Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу сүзләренчә, һәлак булучыларның 16 сы чит ил кешеләре. Хәзерге вакытта полиция һөҗүм итүчене эзли. Алдан Истанбул губернаторы Васип Шахин һөҗүмне террористик атака дип атаган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot