Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ислам банкингы темасы белән кызыксынды
Россия Президенты Владимир Путин ислам банкингы темасы белән кызыксынды. Финанс базарын үстерүнең бу юнәлеше турында дәүләт башлыгының Россия Хөкүмәте белән киңәшмәсендә вице-премьер Андрей Белоусов сөйләде.
«Сүз кайбер гарәп илләрендә таралган инвестиция продуктлары турында бара. Аларның үзенчәлеге – без гадәтләнгән процентларны алмауларында», – дип яза Белоусов сүзләрен REGNUM мәгълүмат агентлыгы.
Путин аның сүзләренә Россия премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иткән вакытта җавап кайтарды. Ул «акчаны күчерү» ысуллары турында фикер алышуны искә төшерде.
«Әйе, без уңнан сулга күчү мөмкинлеге турында сөйләштек, моның турыда фикер алышырбыз, әйе», – диде Путин.
Белоусов партнерлык финанслау институтын – «ислам банкингын» – эшләтеп җибәрүне инвестицияләүнең финанс инструментлары линиясен киңәйтү өчен тормышка ашыру планы исәбендә булуын әйтте, дип аңлата Россия Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан быелдан шәригать кануннарына нигезләнгән банкингны эшләтеп җибәрү буенча сынау башланган төбәкләр исәбенә керде. Аңа яңа төрдәге кредитсыз финанс оешмалары – партнерлык финанслау оешмалары җәлеп ителәчәк. Бу эшне Үзәк Банк көйләячәк. Банкинг ислам хокукы нормалары буенча эшләячәк, алар, аерым алганда, акчаны процентлар белән биреп торуны тыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз