Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде
Ирек Фәйзуллин 2010 елдан 2020 елга кадәр Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләү турындагы указга имза куйды. Документ тексты Кремль сайтында чыкты.
«Россия Федерациясе Конституциясенең 83 маддәсендәге „д“ пункты нигезендә Фәйзуллин Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләргә», — диелә указ текстында.
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанда туып-үскән Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләп куюны хуплады. Фәйзуллин кандидатурасын парламентның түбән палатасына Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим итте.
Моннан тыш, депутатлар Александр Новак кандидатурасын РФ вице-премьеры вазифасына раслады, шулай ук РФ Транспорт министрлыгы, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыкларын билгеләп куюны хуплады. Хупланган кандидатларның барысы да Россия Президенты указлары белән билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз