Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ипотека ставкасын 7,9 процентка кадәр киметү бурычын куйды
Россия Президенты КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан завод эшчеләре белән очрашты.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Якындагы елларда ипотека кредитлары буенча ставка 7,9 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан эшчеләр белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Хәзер Россия Үзәк банкының төп ставкасы 6,5 процент тәшкил итә, ә ипотека буенча ставка — 8,9 процент. Якындагы елларда аны 7,9 процентка кадәр кыскарту бурычы куела», — диде Владимир Путин.
Илдә яшь гаиләләр өчен ярдәм чаралары бар. 6 процент ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. Ул 2018 елның башында Президент йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Әлеге программа 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче бала һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә генә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз