Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ипотека кредитларына 7 проценттан артмаган ставка билгеләргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 25 июльгә кадәр торак өчен ташламалы ипотека буенча ставканы еллык 7 проценттан да югары булмаган дәрәҗәдә билгеләргә кушты. Дәүләт башлыгының тәкъдиме XXV Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча белдерелде. Йөкләмәләр исемлеген Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.
«Әлеге программа кысаларында беренчел базарда торак сатып алуга Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча процент ставкасын кредит бирүнең бөтен вакыты дәвамында еллык 7 проценттан да артмаска тиеш булуын билгеләп, ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртүне тәэмин итәргә», – диелә текстта.
Моңа кадәр ташламалы ипотека буенча ставканы еллык 12 проценттан 9 процентка кадәр киметкәннәр иде инде. Петербург халыкара икътисади форумында Россия лидеры аны 7 процентка кадәр киметү тәкъдиме белән чыкты. Шул ук вакытта ул программаның гамәлдә булу вакыты элеккечә калуын – агымдагы ел ахырына кадәр булуына игътибар юнәлдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз