Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Инвалидлар сайлауларда катнашсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш
Россия Президентына барлык сайлау участокларында да пандусларның булмавы җиткерелгән.
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Физик мөмкинлекләре чикле Россия гражданнары сайлауларда һәм тавыш бирүдә катнашсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин инвалидлар һәм коммерцияле булмаган профильле оешма вәкилләре белән Россия дәүләт махсуслаштырылган сәнгать академиясендә очрашуда җиткергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы сайлау участокларында хәзергә кадәр каршылыклар булу, аерым алганда, барысында да пандуслар булмавы, шулай ук сайлау компанияләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә сораулар булуын җиткергән.
“Россия гражданнары, сәламәтлекләре нинди булуга карамастан, сәяси тормышта, шул исәптән сайлауларда да, актив катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр белән тәэмин ителергә тиеш”, – дип билгеләп үткән Путин. Ул, бу өлкәдә ниндидер чикләүләр бар икән, канун эшләүчеләр һәм Үзәк сайлау комиссиясе белән бергә анализ ясарга кирәк, дип белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз