news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Иннополис шәһәрен үстерү темпларын бәяләде

Россия Президенты Россиянең иң яшь шәһәренә торак шартларын яхшыртуга багышланган Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышына килде.

Владимир Путин Иннополис шәһәрен үстерү темпларын бәяләде
tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Президенты Владимир Путин беренче тапкыр Иннополиста булды һәм аның үсеш темплары белән танышты. Шәһәр тирәлеген формалаштыру, Иннополис Университеты һәм махсус икътисади зона турында Россия лидерына Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

«Бүген бу шәһәрдә илнең 50 төбәгеннән һәм дөньяның 30 иленнән килгән яшьләр яши һәм хезмәт куя, монда 4,2 мең кеше яши, һәм бу шәһәрдә 113 бала туды», — диде Шәйхетдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр территориясендә 170 компания теркәлгән, шуларның 86сы - «Иннополис» махсус икътисади зонасы резидентлары һәм партнерлары. Алар арасында Саклык банкы, Яндекс, Kaspersky, Acronis, Тинькофф, Infowatch, Cognitive Technologies һәм башкалар бар.

Шәһәр инфраструктурасына 19 күп фатирлы торак йорт, балалар бакчасы, мәктәп, ИТ-лицей, медицина һәм спорт үзәкләре керә. Биредә почта бүлеге, 2 банк, 2 супермаркет, берничә кафе һәм бар, автомойка, даруханәләр, пиццерия, «Китап йорты» кибете ачылды. Шәһәрдә спорт җиһазлары прокаты һәм хобби-үзәк эшли.

Иннополис шәһәрендә мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белгечләр әзерләүче шул исемдәге югары уку йорты урнашкан.

Университетта 600дән артык студент белем ала, укыту инглиз телендә алып барыла. Университетта 22 илдән галимнәр укыта, 14 лаборатория һәм 7 фәнни үзәк бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100