news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин инаугурация тантанасына Aurus рестайлинг лимузинында килде

Владимир Путин инаугурация тантанасына Aurus рестайлинг лимузинында килде
Фото: Трансляциядән скриншот

Россия Президенты Владимир Путин инаугурация тантанасына яңартылган Aurus лимузинында килде.

Aurus акционеры - «НАМИ» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Федор Назаров элегрәк автомобильнең тышкы кыяфәте – алгы өлеше, бамперы һ.б. элементлары үзгәреш кичерүе хакында сөйләгән иде. Россия сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, Aurus автомобиле 2026-2030 елларда җитди яңартылыр дип көтелә.

Фото: © Трансляциядән скриншот

Инаугурация тантанасы трансляциясен «Татар-информ» агентлыгы сайтында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100