Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин илнең технологик үсеше турында: Без бәйсез булырга тиеш
Россия хөкүмәте илнең фәнни-технологик үсеш стратегиясенә төзәтмәләр керткән. Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, аны гамәлгә ашыру кысаларында технологик суверенитетның яңа илкүләм проектларын эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта ул РФ Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.
«Аларның төп юнәлешләрен атап үтим: беренчесе – без бәйсез булырга, гражданнарның сәламәтлеген саклау, азык-төлек иминлеге кебек өлкәләрдә барлык технологик «ачкычлар» булырга тиеш. Икенчесе – ил икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итүче өлкәләрдә технологик суверенитетка ирешергә кирәк. Болар – җитештерү чаралары, станоклар, робототехника, барлык транспорт төрләре, мәгълүмат икътисады, яңа материаллар һәм химия», - дип шәрехләде ул.
Президент билгеләп үткәнчә, Россиядәге уникаль эшләнмәләргә, шул исәптән, космик, атом һәм яңа энергетика технологияләренә таянып, глобаль конкурентлы продуктлар булдыру мөһим. Аның әйтүенчә, инде хәзер үк тармакларны һәм киләчәк базарларын үстерү өчен хокукый мохит булдырырга, югары технологияле продукциягә заказ формалаштырырга кирәк.
«Шулай ук, эчке кооперация чылбырларын һәм халыкара технологик платформаларны җайга салырга, Россиядә комплектлаучы җиһазлар җитештерүне җәелдереп, геологик-разведканы сирәк очрый торган җир материалларын һәм яңа икътисад өчен башка чимал эзләүгә юнәлтергә кирәк. Бездә болар барысы да бар», - дип өстәде дәүләт башлыгы.
Ул әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык булган инструментларны һәм үсеш механизмнарын юнәлдерү мөһимлеген искәртте. «Бюджетны әзерләгәндә хөкүмәт һәм Федераль җыелыштан моны исәпкә алуларын сорыйм. Технологик суверенитет проектлары безнең сәнәгатьне яңарту моторы булырга, бөтен икътисадка нәтиҗәлелекнең алдынгы дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итәргә тиеш», - дип йомгаклады Владимир Путин.
Президент, шулай ук, шундый максат куярга тәкъдим итте: алдагы алты елда эчке базарда үзебезнең югары технологияле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өлеше бер ярым тапкырга артырга, ә чимал булмаган энергетик булмаган экспорт күләме өчтән икедән ким булмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз