news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин илкүләм проектларга җиһазлар алуга 6 трлн сум тотылачагын әйтте

Аның сүзләренчә, Россидә сәнәгать һәм югары технологияле продукциягә бик зур ихтыяҗ бар.

Владимир Путин илкүләм проектларга җиһазлар алуга 6 трлн сум тотылачагын әйтте
kremlin.ru
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Илкүләм проектлар кысаларында җиһазлар алу өчен якынча 6 трлн сум акча тоту планлаштырыла. Бу хакта бүген Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. 
 
"Илкүләм проектлар кысаларында гына да, медицина, төзелеш өлкәсе өчен приборлар, телекоммуникация чаралары, ТКХ һәм транспорт системалары өчен 6 трлн сумлык җиһазлар алу планлаштырыла. Бу ресурслар Россиядә эшләргә тиеш", - диде Президент. 
 
Аның сүзләренчә, Россидә сәнәгать һәм югары технологияле продукциягә бик зур ихтыяҗ формалаша. "Бу, бернинди арттыруларсыз, Россия бизнесы, машина, станоклар, микроэлектроника,  IT-индустрия һ.б. юнәлешләрнең сыйфатлы үсеше өчен тарихи мөмкинлекләр", - дип билгеләп үтте Владимир Путин. 
 
Шул ук вакытта ул үзебездәге җитештерүчеләргә таянырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot