news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Илкүләм генетик мәгълүмат базасы булдырырга кушты

Дәүләт башлыгының йөкләмәсе Кремль сайтында чыкты.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Илкүләм генетик мәгълүмат базасы булдырырга кушты. Илдә генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча әзерләнгән документта шулай диелә.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә „Курчатов институты“ Илкүләм тикшеренү үзәге катнашында, элегрәк бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, мәгълүматларны саклау һәм тапшыру форматларын, өстәмә эзләү программалары һәм программа чараларын әзерләүне дә кертеп, генетик мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү буенча „Илкүләм генетик мәгълүмат базасы“ мәгълүмати-аналитик системасын булдыруны һәм аның эшчәнлеген тәэмин итәргә», — диелә документта.

Киләсе елдан әлеге системаны булдыру һәм аның эшчәнлеге өчен федераль бюджеттан акча бүленәчәк.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Курчатов институты директоры Александр Благов йөкләмәне үтәү өчен җаваплы кешеләр итеп билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot