news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Владимир Путин: Илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, булмады һәм булмаячак та
Без җиңүнең зур, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын, сугышның миллионлаган кеше гомерен өзүен онытмаска тиеш", – диде Президент.
Скопировать ссылку
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Халыкларның икегә бүленүе Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый калырга комачаулады, дип саный Россия Президенты Владимир Путин.
«Әлеге коточкыч фаҗигане, барыннан да элек, раса өстенлеге җинаятьчел идеологиясенә ирек кую, әйдәп баручы илләрнең икегә бүленүе аркасында туктатып калып булмады. Бу исә нацистларга башка халыкларның язмышын хәл итү хокукына ия булырга, иң аяусыз, канкойгыч сугыш башлап җибәрергә, Европаның барлык илләрен дә диярлек коллыкка төшерергә, һәлакәткә илтә торган максатларына хезмәт иттерергә мөмкинлек бирде», – дип белдерде дәүләт башлыгы Мәскәүдә Җиңү парадында ясаган чыгышында.
Шул ук вакытта Владимир Путин илебез халкын коллыкка төшерергә сәләтле көч юк, ул булмады һәм булмаячак та дип ассызыклады.
"Безнең халыкны буйсындырырлык көч юк, булмады һәм булмаячак. Без җиңүнең зур, алыштыргысыз корбаннар бәрабәренә яулануын, сугышның миллионлаган кеше гомерен өзүен онытмаска тиеш", – диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot