news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Ихтимал булган агрессорга каршы дөньяда иң көчлесе - Россия

Россия Президенты Россия армиясен модернизацияләү турында сөйләде.

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Россия армиясе АКШ армиясеннән көчлерәк, дип игълан итте Президент Путин бүгенге зур матбугат конференциясендә.

“АКШ армиясе иң куәтле көч булуы турында беркем бәхәсләшми. Шулай да, мин әйткән идем инде һәм тагын кабатлый алам: Россия ихтимал булган агрессорга, ягъни Россиягә һөҗүм итәргә мөмкин булганына каршы дөньяда иң көчлесе”, - дип җавап бирде Россия Президенты чит ил журналистының Россия һәм АКШ армияләренә бәяләмә бирүен сорап мөрәҗәгать итүенә.

Россия көченең берничә сәбәбе бар: бу илнең тарихы да, георафиясе дә һәм, иң мөһиме, Россия җәмгыятенең эчке халәте дә, дип билгеләп үтте аннары дәүләт башлыгы. “Россия армиясен һәм атом-төш триадасын модернизацияләү дә монда үзенең ролен уйнады. Без Россиянең ракета-атом-төш куәтен ныгыту буенча зур эш башкардык”, - дип игътибарны юнәлтте Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100