news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады

Иҗтимагый палатаның яңартылган составына Казанның "Зенит" волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно да кертелгән.

Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады. Бүген Президентның шул хактагы указы дөнья күрде.

Әлеге указ нигезендә расланган Иҗтимагый палата әгъзаларына, Россия субъектларының Иҗтимагый палаталарыннан вәкил итеп җибәрелгән Россия федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән берлектә, Иҗтимагый палатаны тулы составта формалаштыру эшенә керешергә тәкъдим итәргә, диелә дәүләт башлыгы указында.

Указдан күренгәнчә, Иҗтимагый палата составына кертелүчеләр арасында Казанның "Зенит" волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100