Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Җиңү парадын уздыру вакытын күчерде
Илдә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чаралар күрелә.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән очрашуда әйтте», диелә хәбәрдә.
Авыру таралу белән бәйле куркыныч парадка әзерләнергә мөмкинлек бирми, диде Президент.
Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады, «Үлемсез полк» чарасы да, 2020 елда соңрак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз