news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин һәм башка илләр лидерлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр куйды

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә килгән чит ил дәүләтләре лидерлары белән бергә Александров бакчасындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр куйды. Трансляция Кремль телеграм-каналында булды.

Дәүләт башлыклары һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, аннан соң мемориалга кызыл роза бәйләмнәре куйды.

Чит ил кунаклары арасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре лидерлары – Беларусьтан Александр Лукашенко, Казахстаннан Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстаннан Садыр Җапаров, Таҗикстаннан Эмомали Рахмон һәм Төркмәнстаннан Сәрдар Бәрдемөхәмәдов бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100