news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин халык вәкиле мөрәҗәгатен югалтканы өчен үзенә оят булуын әйтте

“Күптәнге бер рәсми сәфәрем вакытында бер апаның язуын югалткан идем”, - дип сөйләде ул.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Гыйлфанова). Россия Президенты белән туры элемтәнең ахырында Владимир Путин блиц-сорауларга җавап бирде. Шуларның берсе арасында: “Сезгә нәрсә дә булса өчен оят буламы?” дигән сорау бар иде. Владимир Путин күңеленә кереп калган бер тарих белән уртаклашты.

“Инде бик күптәнге бер рәсми сәфәр вакытында машинага барганда яныма бер апа килде дә, тезләренә егылып, минем кулга бер кәгазь кисәге тоттырды. Мин ул кәгазьне алдым да, аның белән танышырмын дип әйттем. Аннары аны ярдәмчеләремә бирдем. Ә алар ул кәгазьне югалттылар. Ул апа алдында миңа хәзергә кадәр оят”, - дип сөйләде Президент.

“Кайчан инде Президент вак-төяк проблемаларны хәл итүдән туктаячак?” дигән сорауга, Владимир Путин Россия халкын борчыган мәсьәләләрне вак-төяк дип санамавын белдерде.

Укучы баланың: “Сез иренсәгез, нәрсә эшлисез?” дигән соравына ул: “Иренү белән көрәшнең иң яхшы ысулы – эшли башлау”, - дип җавап бирде.

Ахырда Владимир Путин: “Мин Президент булудан туймадым”, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100