Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин хәрбиләрне Махсус операция көчләре көне белән тәбрик итте
Бәйрәм 27 февральдә Россия Президенты указы нигезендә билгеләп үтелә.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Махсус операция көчләре хәрбиләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм мактауга лаек хезмәтләре, хәрби антка тугры калганнары өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт башлыгы Кремль сайтында дөнья күргән котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, Махсус операция көчләрен оештыру вакыт сынавы һәм кораллы көрәшнең характерындагы үзгәрешләргә җавап булды.
«Сез Россия спецназының уникаль мәктәбенә, хәрби сәнгать стратегиясе һәм тактикасының иң заманча алымнарына таянып, формалаштыру һәм хәрби җайга салуның катлаулы этабын уңышлы үттегез», — ди Путин телеграммада.
Аның сүзләренчә, бүген Россия Кораллы көчләрен аеруча мөһим һәм катлаулы бурычларны хәл итүдә уникаль мөмкинлеккә ия, аның чыныккан, зур сынауларны узган сугышчылары бар.
«Сан белән түгел, ә осталык белән» дошманны җиңгән вакытта, террорчыларга җимергеч һөҗүмнәр ясаганда, тыныч тормышта яшәгән гражданнарны саклау өчен үз гомерегезне куркыныч астына куйганда сез моны күп тапкырлар расладыгыз», — дип искәртте дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз