news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хәрбиләрне һәм ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Президент яңа буын хәрбиләре Россиягә лаеклы һәм намуслы хезмәт итә диде.

Владимир Путин хәрбиләрне һәм ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин илдәге хәрби хезмәткәрләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Бу турыда “ТАСС” агентлыгы хәбәр итә.

“Чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Без дистә еллар бөтен халык бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган бәйрәм алдыннан очрашабыз, - диде дәүләт башлыгы. – Безнең ил буенча хәрби хезмәткәрләрне, гражданнарны Кораллы көчләр ветераннарын хөрмәтлиләр”.

Путин, җәмгыятьнең хәрби хезмәткә мондый хөрмәте, аның әһәмиятле булуын тирәнтен аңлауга һәм ышанычлы яклау өчен чын күңелдән рәхмәтле булуга нигезләнгән диде. Россия төрле вакытларда үз хәрбиләре кылган батырлыклар белән горурлана, дип искәртте ул. Президент солдат, матрос һәм офицерларның бүгенге буыны Россиягә лаеклы һәм намуслы хезмәт итә диде.

“Безнең хәрбиләр армия һәм флотның данлы традицияләренә, кыюлык һәм батырлык традицияләренә тугъры. Хәрби сәнгатьтә белемнәре камил. Алар җиңел хезмәт сайламаган, аларның һөнәре катгый дисциплина, кыюлык, җаваплылык һәм Ватанга, хәрби иптәшләренә иң кадерлесе – гомерләрен бирергә әзерлек таләп итә", - диде Владимир Путин.

Президент туган илгә мәхәббәт хәзерге заман хәрби хезмәткәрләренең төп сыйфатларының берсе диде. Ул Россия Хәрби көчләр вәкилләренә антларына тугъры булулары, хәрби бурычларын лаеклы үтәүләре өчен рәхмәт әйтте.

“Кораллы көчләр киләчәге турындагы барлык планнарда һәм карарларда офицерлар корпусына, аларның профессиональлегенә, тәҗрибәсенә таянабыз. Россиянең баш командующие буларак, офицер иптәшләр, мин сезгә ышанам”, диде ул. Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның туганнарына бәхет һәм иминлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100