news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турындагы боерыкка кул куйды

Россиядә чакырылыш кампаниясе 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр узачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш турындагы указга кул куйды. Хәрби хезмәткә барлыгы 132 мең кешене чакырырга планлаштыралар. Бу хакта "Sputnik" радиосы хәбәр итә.

«Кайбер категория гражданнарны, әйтик, педагогларны чакырмаячаклар, чөнки алар елына бер генә тапкыр – язгы чакырылышта кабул ителә. Авыл халкын 15 октябрьдән урып – җыю эшләре төгәлләнгәч чакырачаклар», - диелә хәбәрдә. Шулай ук кайбер Иркутски өлкәсендәге хәрби хезмәткә алынучыларга да кайбер искәрмәләр бар, аларның йортларын су баскан.

Моннан тыш, яңа документ нигезендә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы чыккан солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны эштән азат итү турында карар бирелгән.

  • Көз көне Татарстанда хәрби хезмәткә 3,5 меңгә якын кеше чакырылачак, аларның 80 проценты югары һәм урта һөнәри белемгә ия. Татарстанлыларның күбесе Коры җир гаскәрләренә (36 процент) һәм Хәрби-Диңгез флотына (15 процент) хезмәт итәргә җибәреләчәк. Өченче урында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, анда 13 процент кеше хәрби хезмәткә алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100