news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң булачагын әйтте

Шул ук вакытта ул үзенең командасы алдагы елларда да сакланыр, бергә эшләр дигән өметтә кала.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәрнең бу сәгатькә 99,75 проценты эшкәртелгән. 76,67 процент тавыш җыеп, сигез кандидат арасында Владимир Путин – беренче урында. “Россия алдында катлаулы бурычлар тора. Мин аны быелгы Юлламамда да әйттем. Без аларны җиңеп чыгарга тиеш. Без бу эшләрне бергә дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде Владимир Путин сайлаулар тәмамлангач үзенең сайлау алды штабында, дип яза РИА Новости.

“Безгә бердәмлекне сакларга һәм алга атларга кирәк”, – диде Россиянең бүгенге җитәкчесе. Ул бу сүзләрне Мәскәүнең Манеж мәйданында узган митингта халыкка да кабатлады.

Ул Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң гына булачагын әйтте. Бу Премьер-министр вазифасына да кагыла. Шул ук вакытта ул үзенең командасы алдагы елларда да сакланыр, бергә эшләр дигән өметтә кала.

Тышкы сәясәткә килгәндә, Владимир Путин: “Катлаулы вазгыятькә карамастан, без уртак эшчәнлек алып барырга, бөтен булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм хәл итәргә әзер”, – дип искәртте. “Бүген Россиянең стратегик хезмәттәше – Кытай. Мәскәү бу хезмәттәшлекне саклаячак һәм үстерәчәк”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100