Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин гвардиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Росгвардия хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген саклау буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итүгә саллы өлеш кертә. РФ Президенты Владимир Путин, росгвардиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре - Милли гвардия гаскәрләре көне белән котлап, шулай дип белдерде.
Дәүләт башлыгы үзенең видеомөрәҗәгатендә хәзерге росгвардиячеләргә генә түгел, шулай ук Ватан абруе хакына намус белән хезмәт иткән гаскәр ветераннарына да рәхмәтен белдерде.
РФ лидеры сүзләренчә, росгвардиячеләр Россия империясе чорында ук нигез салынган һәм Бөек Ватан сугышында ныгытылган героик традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итә.
Ул СССР җиңгәннән соң Росгвардия традицияләре Кавказда халыкара террорчылыкка каршы көрәшкән вакытта тагын да ныгыды, дип өстәде. Һәм бүгенге көндә росгвардиячеләр илебездә җинаятьчелекнең тамырын корытуын дәвам итә, дип искәртте Россия Президенты.
Путин шулай ук росгвардиячеләргә Ватанга һәм Россия халкына хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде.
«Бәйрәм белән сезне! Милли гвардия гаскәрләре көне белән!» - дигән котлауларын җиткерде дәүләт башлыгы росгвардиячеләргә.
Элегрәк Путинның Татарстан токарен орден медаль белән бүләкләве һәм Казан табибына мактаулы исем бирүе хакында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз