news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Генуяда күпер җимерелү сәбәпле кайгы уртаклашты

Италиядә автомобиль күпере җимерелүдән үлүчеләр саны 22гә җиткән.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Италия президенты Серджо Маттареллега Генуяда күпер җимерелеп, корбаннар булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасын юллаган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Путин һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының хәсрәтен уртаклаша һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен теләвен җиткерә, диелгән хәбәрдә.

Италиянең транспорт һәм инфраструктура министры урынбасары Эдоардо Рикси мәгълүматы буенча, автомобиль күпере җимерелеп, үлүчеләр саны 22гә җиткән.

Италия шәһәрендәге Россия генераль консуллыгыннан хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр арасында россиялеләр булуы турында мәгълүмат кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot