news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез

Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның берничә квадрат метрына салым түләмәячәк.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россия Президенты Владимир Путин гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез, диде. Бу хакта ул бүген Федераль Җыенга юлламасында әйтте. 
 
"Без гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез. Россия хәзер бик авыр демографик вакытларны кичерә. Балалар туу кими. Без моны кабул итәргә тиеш дигән сүз түгел", - диде Президент һәм Россиядә яшәүче гаиләләрнең финанс хәлен яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. 
 
Ил башлыгы бала туу гаиләнең финанс хәлен начарлатырга тиеш түгел дигән фикердә. Шул максаттан, торак өчен булган салымнарны киметү кирәк, ди Президент.
 
Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Мисал өчен, гаиләдә 3 бала икән, фатирның 15 квадрат метры өчен гаилә салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100