Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин гаилә бәхетенең серен әйтте
Россия Президенты сүзләренчә, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә нигездә мәхәббәт булырга тиеш.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәт. Бу — универсаль төшенчә, ул гаиләгә дә, халыкара мөнәсәбәтләргә дә карый. Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.
«Гаилә бәхетенең сере — мәхәббәт, бу турыда бөтен кеше белә. Ул гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыклар арасында мөнәсәбәтләрдә дә нигез булырга тиеш», — диде Владимир Путин.
Моңа кадәр Владимир Путин Россия анимациясенә ярдәм итәргә һәм шулай итеп балаларда Туган илгә, якыннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз