Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы Шартнамәне раслады
Владимир Путин федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы Шартнамәне раслады
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “Федераль үзәк белән Татарстанның дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында”гы Федераль Законга кул куйды.
Бу хакта РФ Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Искәртеп үтәбез, документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 4 июлендә кабул ителде һәм Совет Федерациясе тарафыннан 2007 елның 11 июлендә хупланды. Шартнамәнең Россия сәяси тормышындагы роле һәм әһәмиятен бәяләп, ТР Президенты Минтимер шәймиев күптән түгел бер интервьюда: “Шартнамәдә Татарстанның Россия Федерациясенең бөтенлегенә кушылуы һәм аның федератив демократик дәүләт буларак үсеше турында белдерүе күздә тотыла”, - дип билгеләп үтте.
Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты – үз көченә керүдән алып 10 ел. Шартнамәдә РФ Хөкүмәте һәм Татарстан Министрлар Кабинетының республиканың икътисади, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне уртак хәл итүне күздә тоткан килешүләр төзүе каралган. Шартнамә нигезендә, республика үз кешеләренә татар телендә һәм Татарстан гербы төшерелгән бите булган Россия гражданы паспорты бирергә рөхсәт һәм Россия Президенты тәкъдим иткән ТР Президенты постына кандидатның республиканың ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен белүенә гарантияләр ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз