news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Федераль университетлар үзләре 38 млрд сум акча эшләгән

Президент федераль университетларның әһәмияте турында сөйләде.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән федераль университетлар 2010-2016 елларда үзләре 38 млрд сум акча эшләгән. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казан федераль университетында узган телекүпердә белдерде.

"Без Россиянең бердәм белем бирү һәм фәнни киңлеген ныгытуга ирештек. Бүген федераль университетлар илнең югары белем системасы омтылырга тиешле дәрәҗәдә эшли. Россия вузларын тәмамлаучылар потенциалын эшкә җигәргә, карьерасын башлый алырлык булырга тиеш", - дип белдерде Путин.

"Интеллектуаль потенциал тупланышы, заманча һәм фәнни инфраструктура югары класслы кадрлар әзерләргә, ил икътисады мәнфәгатьләрендә алдынгы карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Сүз ясалма интеллект, биология, медицина, авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү технологияләре өлкәсендә эшләнмәләр турында бара. Бу мәсьәләдә федераль университетлар илебезнең технологик конурентлыкка сәләтлелеген арттыру механизмнарының берсенә әверелде", - диде Владимир Путин.

Илбашы федераль университетларның студентлар һәм мөгаллимнәр өчен университетлар арасында багланышлар, үзләренә кирәкле вузны сайлау, заманча уку һәм тикшеренү җиһазларын куллану буенча мөмкинлекләрне арттырганын ассызыклады.

Президент 2006-2017 елларда федераль университетларга ил казнасыннан 52 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен, университетларның үзләреннән, аларның үсешен кайгыртучылардан тагын 22 млрд сум акча юнәлдерелгәнен билгеләп узды. Университетларның заманча фәнни инфраструктурасын булдыруга 2006-2016 елда өстәмә рәвештә 40 млрд сум акча бирелгәнен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot