news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Эрдоганны Казанда узачак БРИКС саммитында көтүе турында белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Төркиядәге коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны Казанда узачак БРИКС саммитында көтә – биредә ике яклы очрашу планлаштырылган. Россия лидеры бу хакта Төркия Бөек милли җыены (парламенты) рәисе Нуман Куртулмуш белән сөйләшүе барышында белдерде.

«Төркия Республикасы Президенты Эрдоган әфәндегә иң яхшы теләкләрне җиткерегез. Мин аны Россиядә, Казанда көтәм. 23 [октябрьдә] безнең аның белән ике яклы очрашу планлаштырылган», — диде Россия дәүләте башлыгы (РИА Новости цитатасы).

Элегрәк Кремль рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия хакимияте Казанда узачак саммитта Путин белән Эрдоган арасында очрашу булачагына өметләнә.

Уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot