Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Ерак Көнчыгышта юлбарыс белән очрашуы турында сөйләгән
Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыш икътисади форумының пленар сессиясендә биредә юлбарыс белән очрашканлыгы турында әйтеп, тәэсирләре белән уртаклашкан.
Владимир Путин күптән түгел генә губернатор оештырган урманга сәфәре вакытында әлеге ерткычны күргәнлеге, аның үзен бик тыныч тотканлыгы турында сөйләп үткән.
«Урман аша машинада бара идек, юлбарыс килеп чыкты, – дип уртаклашкан Президент. – Койрыгын болгап, машина алдыннан тик бара. Тайга хуҗасы!»
Владимир Путин бу урыннарның әнә шундый байлыгы белән танышуның үзендә зур кызыксыну тудырганлыгын әйткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз