news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин экспортка ашлык чыгару күләмен арттырмаска өнди

Россия авыл хуҗалыгы министры фаразлавы буенча, экспортка быел 35-40 млн тонна икмәк чыгарылачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия үз экспорт сәясәтендә дөнья базарындагы бөртек конъюнктурасын истә тотарга тиеш, дип белдерде Президент Владимир Путин Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белән очрашуда. Бу хакта Интерфакс яза.

"Беренчедән, без экспортны оештырганда эчке базарда үз мәнфәгатьләребезне истә тотарга тиешбез - терлек азыгы турында да, халыкны икмәк белән тәэмин итү турында да. Экспорт үсә барганда, Россиянең үзен тәэмин итү - бу беренчел мәсьәлә. Бусы беренчедән. Икечесе - конъюнктура", - диде Путин.

"Дөнья базарында ашлыкка бәя кимеде, моны истә тотарга кирәк. Булганны, бәлкем, базарга чыгаруда ашыкмаска кирәктер, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе файдасына эшләргә, бәяләрне тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк ", - дип белдерде президент.

Ткачев, үз чиратында, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел бөртеклеләрдән 115-116 млн тонна чамасы уңыш көтә, дип белдерде. 10-15 елдан РФ, аның сүзләренчә, 150 млн тоннага кадәр уңыш алуга ирешәчәк. Сентябрь аенда бодайга экспорт пошлинасы нульгә төшрелгән иде. Ткачев фаразлавы буенча, экспортка быел 35-40 млн тонна икмәк чыгарылачак.

2016 ел башыннан Россия экспортка бодай чыгаруны бер тапкыр ярымга арттырды. Россия быел авыл хуҗалыгы елы буенча дөнья базарында беренче тапкыр бодай чыгаруда иң эре экспортер булыр дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100