news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратын 700 дән артык кешегә кыскарткан

Шулай ук министрның бер урынбасарын кыскарту турында указ имзаланган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратын 761 кешегә, шулай ук министрның бер урынбасарын кыскарту турында указны имзалаган. Бу хакта "Коммерсант" яза.

"Россия Федерациясе эчке эшләр министрына алты урынбасар рөхсәт итәргә... Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратында штатта 6714 калдырырга (саклау һәм бинада хезмәт күрсәтү персоналларыннан тыш), - диелгән хокукый мәгълүматлар интернет -порталында дөнья күргән документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100