news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин дүрт Татарстан вәкилен бүләкләде

Владимир Путин дүрт Татарстан вәкилен бүләкләде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указ имзалады. Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгән кешеләр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов бүләкләнде.

Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Россиянең халык артисты» исеме бирелде.

«Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеменә Әлмәт районының Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов лаек булды.

ТР Транспорт министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү идарәсе директоры Эдуард Даниловка «РФ атказанган төзүчесе» исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot