Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Дөньякүләм сәүдә һәм глобаль икътисад сизелерлек үзгәрешләр кичерә
Дөньякүләм сәүдә һәм глобаль икътисад сизелерлек үзгәрә, активлык үзәкләре үсә торган базарлар ягына авыша. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында белдерде.
«Дөнья сәүдәсе һәм гомумән, глобаль икътисад сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Эшлекле активлык үзәгенең акрынлап үсә торган базарлар ягына күчүе шатландыра. Икътисадның күп поляр моделе формалаша, ул үсешнең яңа дулкынын башлап җибәрә, беренче чиратта, Глобаль Көньяк, Көнчыгыш һәм, әлбәттә, БРИКС дәүләтләре хисабына», – диде президент киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында.
Аның сүзләренчә, бу – илләр арасындагы зур эшчәнлекнең, халыкара сәүдә һәм турыдан-туры чит ил инвестицияләре базарының фрагментациясе нәтиҗәсе.
«Кыйммәтле чимал товарларының волатильлеге югары дәрәҗәдә. Инфляция арту аркасында гражданнарның керемнәре һәм күп илләрнең корпоратив табышы кими. БМОның тотрыклы үсеш өлкәсендәге көн тәртибен 2030 елга кадәр тормышка ашыру эше бара», – дип белдерде Путин.
Ул дөнья икътисадының тотрыксыз конъюнктурасыннан беренче чиратта икътисади яктан артта калган илләр азык-төлек һәм энергетика инфляциясеннән интегә, дип өстәде.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз