news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру карары турында игълан итте

«Аның максаты — кешеләрне яклау, алар 8 ел дәвамында Киев режимы тарафыннан геноцид һәм мәсхәрәләү кичерә», — диде ул.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте.

Путин Россия халкына видеомөрәҗәгатьтә шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Донбассның халык республикалары Россиядән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шул сәбәпле мин махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул иттем. Аның максаты — кешеләрне яклау, алар 8 ел дәвамында Киев режимы тарафыннан геноцид һәм мәсхәрәләү кичерә», — диде ул.

21 февральдә Владимир Путин Россиянең ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тануы турында карарны имзалады.

18 февральдә Донбасс халык республикалары хакимияте кораллы низагның кискенләшүе аркасында җирле халыкны Россиягә чыгаруны оештырды. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан эвакуацияләнгән гражданнарын Россиянең 43 төбәге кабул итәргә әзер булуы турында белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100