news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшү үткәрә

Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп телефоннан сөйләшү үткәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта лидерлар арасында сөйләшү әле дә дәвам итә.

Мәгълүматны шулай ук Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та раслады, дип хәбәр итә «Москва. Кремль. Путин» тапшыруы алып баручысы журналист Павел Зарубин.

Трамп белән Путин Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына керешкәннән бирле өченче тапкыр телефоннан сөйләшә. Беренче сөйләшү 12 февральдә, икенчесе 18 мартта булды.

Элегрәк Дональд Трамп 19 майда Путин белән Украинадагы низаг тирәсендәге вазгыять турында фикер алышырга ниятләвен белдергән иде. Бу тема сөйләшү вакытында төп мәсьәлә булачак, дип ассызыклады ул.

Соңрак АКШ Президентының махсус вәкиле Стивен Уиткофф ике ил лидерлары арасындагы сөйләшү низагны тыныч юл белән җайга салу юнәлешендә алга китәргә ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot