Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин долларны корал сыйфатында куллануны хата дип атады
Долларны сәяси максатларга ирешү чарасы буларак куллану моны эшләүчеләрнең хатасы булып тора, дип исәпли Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында белдерде.
«Доллар корал сыйфатында кулланыла. Әйе, без моның шулай икәнен күрәбез. Минемчә, бу моны эшләүчеләрнең зур хатасы, чөнки долларны куллану, ә ул әлегә кадәр дөнья финансларында иң мөһим корал булып тора, сәяси максатларга ирешү чаралары буларак, бу валютага ышанычны какшата һәм аның мөмкинлекләрен киметә», — дип билгеләде Владимир Путин.
«Ләкин без моны эшләмибез бит. Моны башка кешеләр эшли. Без баш тартмыйбыз, доллар белән көрәшмибез. Әмма әгәр безгә аның белән эшләргә ирек бирмиләр икән, нишләргә соң? Без башка альтернативалар эзләргә мәҗбүр», - дип ассызыклады Россия лидеры.
Владимир Путин фикеренчә, шуны аңларга кирәк: чит кагыйдәләр буенча һәм чит платформаларда никадәр озаграк яшәсәк һәм эшләсәк, гаделрәк икътисади системага күчү шулкадәр озаграк дәвам итәчәк.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз