Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен, ветераннарын бәйрәм белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау Кремльнең рәсми сайтында чыкты.
«Су транспорты – илебез икътисадының төп секторларының берсе. Ул Россиянең иминлеген һәм мөстәкыйльлеген ныгытуга, төбәкләрнең сәнәгать, индустриаль, туристик потенциалын ачуга, сәүдә элемтәләрен һәм халыкара кооперацияне алга җибәрүгә зур өлеш кертә», – диде Президент. Ул тармакның Арктика, Себер һәм Ерак Көнчыгышны үзләштерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте.
Путин искәрткәнчә, бүген тармак алдында җитди бурычлар тора, шул исәптән яңа логистик маршрутларны үстерү һәм инфраструктураны модернизацияләү. Аның сүзләренчә, Дәүләт суднолар һәм портлар төзелешенә, шулай ук эчке су юлларын үстерүгә ярдәм итүен дәвам итәчәк.
Президент флотның хәзерге белгечләре үз эшләрендә Бөек Ватан сугышы елларында диңгез һәм елга транспорты эшен тәэмин итүчеләрнең тәҗрибәсенә һәм каһарманлыгына таянуларына ышаныч белдерде.
«Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм Россия файдасына яңа казанышлар телим», – дип котлавын тәмамлады дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз