news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин дүрт сәгать эчендә россиялеләрнең 80 соравына җавап бирде

Владимир Путин белән үткәрелгән сигезенче “турыдан–туры элемтә” дәвамлылыгы буенча рекорд куйды

(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”). Россия Премьер–министры Владимир Путин гражданнар белән телевизион “турыдан–туры элемтә” форматында аралашуда дәвамлылык буенча яңа рекорд куйды. Бүген В.Путин россиялеләр белән 4 сәгать 1 минут аралашты, шушы вакыт эчендә 80 сорауга җавап бирде.
Шул рәвешчә, Хөкүмәт башлыгы мондый аралашуларда ел саен рекорд кую традициясенә тугры калды – моннан алдагы рекорд узган ел куелган һәм 3 сәгать 8 минут тәшкил иткән иде.
Владимир Путин һәм программаны алып баручылар Мәскәү студиясендә урнашты, ә телесигнал Хөкүмәт башлыгын Комсомольск–на–Амуре, Тольятти, Магнитогорск, Новокузнецк, Чаллы, Пикалево шәһәрләре, Саян–Шушенск ГЭСы белән тоташтырды.
Сораулар Интернет, телефон буенча һәм СМС–хәбәрләр ярдәмендә кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100