news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Дәүләт Думасына махсус сигналлы машиналар санын арттырган

Россия Президенты махсус сигналлар белән җиһазландырылган транспорт чаралары турындагы указны имзалаган.

 (Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасына махсус яктырткыч һәм тавыш сигналлары белән җиһазландырылган автомобильләр санын арттыру турында указны имзалады. Хокукый мәгълүмат порталында урын алган документта каралганча, андый “мигалкалы” автомобильләр саны 12гә җиткән.

Шул рәвешле, әлеге указ элеккегесенә, 2012 елның 19 маенда кабул ителгәненә, үзгәреш керткән. Анысы буенча РФ Дәүләт Думасына шундый 8 машина рөхсәт ителгән булган.

Яңа указ кул куелган көннән, 2016 елның 25 октябреннән, үз көченә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot