news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Дәүләт Думасына коррупциягә каршы яңа закон проекты кертте

Әлеге закон проекты төбәк башлыкларына муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәрен тикшерү җаваплылыгын йөкли.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына коррупциягә каршы яңа закон проекты кертте. Әлеге закон проекты төбәк башлыкларына муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәрен тикшерү хокукын бирә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Әгәр коррупциягә каршы законнарда билгеләнгән таләпләр үтәлмәгән булса, төбәк башлыгы закон бозган затның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә яки башка җаваплылык чарасын күрергә тиеш була, дип аңлатма бирелә яңа закон проектына.

news_right_1
news_right_2
news_bot