news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин чит ил җитәкчеләрен һәм халыкларын Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне алдыннан чит ил лидерларына һәм халыкларына котлау телеграммалары юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлаулар Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия, Көньяк Осетия башлыкларына, шулай ук Грузия һәм Молдова халыкларына җибәрелгән. Путин ассызыклаганча, Җиңү көне - фронтта һәм тылда батырлыклары туган җир иреген саклап калырга ярдәм иткән кешеләргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү вакыты ул.

«Бүген безнең әхлакый бурычыбыз - ата-бабалар васыять итеп калдырган дуслык һәм үзара ярдәмләшү традицияләрен саклау, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хакыйкатьне бозуга, нацистларны, аларның ярдәмчеләрен һәм идея варисларын аклауга юл куймау», - дип билгеләп үткән Россия Президенты.

Бөек Җиңү мирасы киләчәктә дә дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде ул. Шулай ук Владимир Путин барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot